ХА’ТА и. слав. 1) Украина, Белоруссия, Россиянең көньягындагы авылларда крестьян йорты. Ә әтием – атаклы сәүдәгәрләр нәселенең соңгы «могикан»ы – чит-ят якта, балчык идәнле хатада яшәп, ниндидер хуторда комбайнчы-тракторчы булып эшләп ни тапты да ни кырды? Н.Саттарова

2) сөйл. Өй, йорт; яшәү урыны. – Кая? – диде Зөбәер механик рәвештә. – Минем хатага, – һәм хастаханәгә чапырыш тугыз катлы йортка таба ымлады. Д.Булатова

3) сөйл. Тоткыннар яши торган урын. Хөкем карары чыкканнан соң, тоткыннар, зонага китү өчен этап көтеп, махсус хаталарда яши икән... И.Сираҗи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә