ХАТА’ и. гар. 1. 1) Язуда, хисаплауда ясалган ялгыш. Мин дә әтинең хәреф хаталары белән тулы, нокта белән өтерне санга сукмаган, бары тик үзенә, яшәешенә ярдәм итү өчен алып барылган көндәлекләрен нәкъ шулай бәяли алыр идем. Т.Галиуллин. Әнә бит, республикада татар теленә игътибар шундый кимеде ки, кеше күз алдында еллар буе хата белән язылган килеш торса да, күрүче юк. И.Сираҗи

2) Эштә, тормышта ясаган ялгышлык, дөрес булмаган эш. Ләлә белән танышып, дуслашып ялгышты, зур хата ясады ул. А.Гыйләҗев. Мин үземнең мәңге төзәтеп булмаслык хата ясавымны чирек гасырдан артык вакыт узгач, әнидән әлеге хат килеп төшкәч кенә аңладым. В.Нуруллин

2. рәв. мәгъ. Ялгыш рәвештә, дөреслеккә туры килмәгәнчә. Юк, уртак, сез хата сөйлисез. Г.Әпсәләмов. Барыбызга да мәгълүм ки, моңарчы бөтен татар милләте үз музыкасына ихтирамсыз, аның хакында хата уйлый, аның нигә җылаганын белми иде. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә