ХАТ и. гар. 1) Нәрсә дә булса хәбәр итү, хәл-әхвәл, уй-фикер һәм хисләрне белдерү максаты белән кемгә дә булса атап, адреслап язылган текст, хәбәр; мәктүп, намә. Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында бу хат нәкъ егерме көн өзелеп торды. Г.Кутуй. Эшләр болайга киткәч, мин өйгә кайтуны көтмәскә булдым, ялгышлык белән ычкындырган дорфалыгым өчен Сәрвидән кичерүен үтенеп, аны да, улым Мансурны да бик сагынуымны, еш кына төшләремдә күрүемне әйтеп җылы хат яздым. С.Сабиров

2) Шундый язуның конвертка салып почта аша җибәрелә торган төре. Хат китерүче малай мич буендагы кечкенә урындыкка утырды. А.Алиш. Габдрахман ага өстәлгә бер кочак хат чыгарып салды. А.Хәсәнов

3) Шундый язуның конвертка салынган яки бөкләнгән, кәгазьгә төрелгән яисә башка форматларда, формаларда берәр кеше аша яки башка төрле чаралар ярдәмендә адресатка тапшырылырга тиешле төре. Хикәядә еламыйча калган бер персонаж да юк диярлек: Галимә дә, Сәгыйд тә, хат йөртүче арадашчы да, Галимәнең ата-аналары, туганнары, хәтта Сәгыйднең каты бәгырьле булып кыланган әти-әнисе дә күз яшьләре түгәргә мәҗбүр булалар. Р.Минһаҗева. Бераздан Зилзилә, урыныннан торып, каяндыр бер хат алып килде һәм сүзсез генә Акболытның алдына ташлады. Р.Гариф

4) Электрон почта яки башка каналлар, ресурслар аша җибәрелә торган электрон форматтагы хәбәр, текст. Шушы җанисәп алдыннан Марат исемле танышым электрон почтама берөзлексез хат яудырды. Л.Заһидуллина // Кесә телефонына килә торган кыска хәбәр, СМС. Клара карчыкның, ковролин намазлык өстендә кесә телефоныннан СМС хәбәрләр җибәреп, башка чыккан сыңар малае белән хат алышып утырган чагы булган. К.Кәримов

5) Берәр танылган кешегә – җитәкче, язучы, җәмәгать эшлеклесенә адресланган, гадәттә, ниндидер каршылыклы фикерләргә яисә адресатның аңа кадәр әйтелгән, язылган сүзләренә җавап итеп, нәрсәдер сорап яки берәр проблемага игътибарны җәлеп итү, хакыйкатьне яклау максатыннан һ.б. юлланган, матбугатта бастырылган текст; үз исеменнән яисә халык исеменнән мөрәҗәгать. Башкортстан Президенты һәм аның улы Урал Рәхимов гамәлләрен тикшерүне сорап, Русия фиркаләренең Башкортстандагы төбәк бүлекләре һәм төрле иҗтимагый оешмалары Президент Д.Медведевка ачык хат белән мөрәҗәгать итте. Ф.Фәтхи. Синең аларга каршы «Ачык хат» язып бастыруың ул чагында, гомумән, талантка каршы чыгу диеп аңлашылмады микән соң? М.Вәлиев

6) Суд эшләре, дәүләт карарлары, кануннар, акча мәсьәләләре һ.б.ш.га караган рәсми документ. Кырымнан Үзәк Комитетка килгән рәсми хат Сталин тарафыннан көтеп алынган иде. Р.Мөхәммәдиев // Төрле оешмаларда нәрсәдер сорау, хәбәр итү, белгертү һ.б. максаты белән языла торган хәбәр. Сафин гаиләсенең кысынкы торак шартларында яшәүләрен исәпкә алып, чират җиткәнче, бушаган фондтан фатир бүлеп бирү мөмкинлеген карауларын сорап хат җибәрелде. Т.Миңнуллин. Узган ел безгә хат белән 500 дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә