ХАСТАЛЫК и. 1) Чир, авыру, сырхау. Кызларны сагыш басты: эзләгәнең табылмаса, өмет һаман саен саегая барса, ризасызлык тернәкләнә, кешеләр җирси, күңелне сагыш яулый, бәдәнне хасталык баса шул. Р.Батулла. Дистәгә якын табиблар, өшкерүчеләр, имчеләр дә чакырып карады, әмма аның хасталык сәбәпләрен белүче, аңлата алучы юк. В.Имамов 2) күч. Нәрсәнеңдер нормадан тайпылышы; нәрсәнеңдер тискәре сыйфаты, ягы, начар гадәт. Каян килә соң бу актив хасталык, әйтергә кирәк, харам юллар белән хакимлеккә омтылу хасталыгы? Н.Гамбәр. Ул шикләнү хасталыгы, курку хасталыгы белән авырган. Р.Батулла |