ХАСТАЛАНУ ф. Авыру, чирләү. Хасталанган кешенең күңеле китек, шуңа күрәме ул дингә ныграк табына, җенгә ышана, ырым-юрауларга сизгер була, күргән төшләреннән чынбарлыкны эзли ---. К.Кәримов. Нәкъ менә Нуриәсма хасталангач кына, бөтен авыл халкы кемнедер югалта язуына төшенә, аның бәхиллеген алып калырга өметләнә. Р.Рахман Хасталана башлау Хасталану билгеләре сизелү, күренү. Хасталана башлау белән күрәм мин бу төш-чынбарлык-өнне... М.Юныс Хасталанып бетү Тәмам хасталану, бик нык хасталану. Улын уйлый-уйлый хасталанып беткән ана да кызганыч ---. М.Вәлиев Хасталанып йөрү Озак вакыт дәвамында хаста хәлдә булу. – Җитмәсә, бу араларда хасталанып та йөри әле, бичара, – диде Шәрифулла. А.Расих Хасталанып китү Тиз арада, кинәт хасталану. Шул ятудан чын-чынлап хасталанып китте Сәләхетдинов. Т.Галиуллин. Мин югында ул хасталанып киткән, операция кичергән, тик миңа әйтергә кушмаган, борчылмасын, дигән... Г.Шәйхи Хасталанып тору Әле, хәзер хаста булу; күпмедер вакыт, вакытлыча хаста булу; әледән-әле хасталану. – Хөрмәтле Бәдертдин Хәйлә капчыгы, – ди бу, – кызым хасталанып тора, терелт шуны, ялварып сорыйм! Н.Әхмәдиев. Әнисе хасталанып тора, шул сәбәпле шәһәр белән бистә арасында йөгереп тә уза иде бик күп гомере. Р.Мөхәммәдиев |