ХАСТА и. фар. сөйл. 1. 1) Чир, авыру, сырхау . Хатында – тамак хастасы, пүчтәк кенә дару табар хәл юк. А.Гыйләҗев. Малайда ул заманнар өчен иң хәтәр хасталарның берсе – туберкулёз башланган була. А.Тимергалин 2) Авырган кеше, авыручы. Шул бер ягы бар инде: хасталар арасында айкалып кайткач, яшәүнең кадерен ныграк белә башлыйсың. М.Маликова. Элеккерәк елларда төрле үлән җыеп, хасталарны озын кыш буена им-том итеп йөргән карт-карчыклар шулай сөйләделәр. В.Имамов 2. с. мәгъ. Чирле, авыру; авырый торган, авыру хәлендәге. Бу хаста хәлдән котылу өчен, нинди дә булса рухи таяныч, рухи көч эзләп җәфаланды карт. Г.Гыйльманов. Сәлим хан кайтышлый хаста хатыны янына керде. М.Хәбибуллин |