ХАСИЯТЛЕ с. 1) Игелекле, шифалы, файдалы; бәхет китерә торган; изге. Госман, Маньчжурия кырларында атакага ташланганда, иң хасиятле коткаручысы итеп Машаның бердәнбер бүләген – чиккән яулыкны саклады. И.Салахов. Шуңа күрә ул Билаллар йортындагы иң якты тәрәзә булып, бөтен тирә-якка әллә нинди үзгә бер хасиятле нур сибеп тора. М.Вәлиев 2) Булдыклы, җиренә җиткереп эшли торган. Фермада эшли башлавының беренче көннәреннән үк үзен тырыш, хасиятле терлекче итеп таныта, колхозның һәм районның иң нәтиҗәле эшләүче, иң алдынгы терлекчеләре сафына баса. Г.Мөхәммәтшин. Чыннан да тәбәнәк буйлы Сабир абзый һәм аның күгәрчен тиклем генә карчыгы Кәшифә апай – икесе дә бик эшчән, хасиятле кешеләр, җыйнак кына йортлары янында бик куе итеп чия куаклары үстерделәр. Р.Фәизов 3) Җыйнак; әйбернең кадерен белә торган, тәртипләп куярга ярата торган; саклап, пөхтәләп, түкми-чәчми тота торган. Бишекне өстән үк урап ябып куя торган юка каплавычын сандыгыннан эзләп тапты – хасиятленең хасиятлесе инде. Г.Галиева 4) Киңкырлы, күпкырлы, бәрәкәтле. Әйе, мишәр татарларының халык иҗатына күз салсаң, ул бик хасиятле. Э.Каюмова. Язучының хасиятле каләме безнең алга иҗатының чираттагы этабы булган китабын ачып салды. Мәдәни җомга |