ХАСИЯТЛӘП рәв. 1) Кадерләп, саклап, пөхтәләп. Бер конфеты белән печеньесен ашаганнан соң, калганнарын хасиятләп кесәсенә салып куйды. Г.Галиева. Эшенә чумган Гөлшат Фаиковнаның елмайган йөзе, улыннан калган, Биби Шәрифәсеннән өрфия яулык бәрабәренә юдыртылган, хасиятләп илткән бетеш киемнәре күз алдыннан берәм-берәм йөгерешеп үттеләр. Ф.Яхин

2) Ипләп, җайлап, ашыкмыйча, яратып, эшнең тәмен табып. Эштә кешенең характеры ачыла: бу агай иртә таңнан торып әкрен генә, салмак кына, хасиятләп эшли. Ш.Галиев. Ишегалдымдагы бакчама бәрәңге «падишаһ»ны да бик хасиятләп, җаен белеп, көлен сибеп утыртам. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә