ХАСИЯТЛӘНҮ ф. 1) Җиренә җиткереп, җентекләп, ипләп, җайлап эшләү, башкару. Авторның һәр сүзе мәгънәле, тирән, аскорма белән каймаланган, хасиятләнгән. Б.Рәхимова. Әле яңа тәпи йөри башлаган, күрәсең, тырышып, хасиятләнеп атлый. В.Нуруллин 2) Өметләнү, ниятләү, уйлау, тырышу. Тәүгиз, һаман әтисенең ялгышын тотарга хасиятләнеп, сорау бирде. Х.Камалов 3) сөйл. Канәгатьләнү, юану, күңелен күтәрү; рухи азык алу. Ул, күрәмсең, бераз хасиятләнеп тә маташа бугай... Ш.Камал. Алар минем вәгазьләрне тыңлап, шуның белән хасиятләнеп яши. Акчарлак Хасиятләнеп тору Озак вакыт дәвамында хасиятләнү. Син күрдеңме әле, әнә сул як почмакта, хатын-кызлар арасында, кызыл шарфлы, матур гына, тәкәгә охшаган тәбәнәгрәк бер кыз хасиятләнеп торды. Ш.Камал |