ХАСИЯТ и. гар. 1) Үзенчәлек, үзлек; кем яки нәрсәнең дә булса үзенә генә хас сыйфат. Шунысын да искәртеп үтәсе килә: шигырьне уртага алып, аның тышкы һәм эчке хасиятләре турында сөйләшәсе урында, бездә, нишләптер, кайчак ике генә нәрсәгә игътибар итү бер модага кереп китте кебек. Б.Рәхимова. Аннан соң тагын да катлаулырак мәсьәлә – пациентның психикасында булган зарарлы хасиятләрдән (багланышлардан, гадәтләрдән) арыну максаты куела. А.Тимергалин 2) Файда, уңай як, өстенлек; мәгънә, әһәмиятлелек. Мунча ягуның эчке тәртибен, нечкәлекләрен, миллекләрнең шифасын, хасиятләрен бөтен ваклыкларына тиклем белә ---. А.Гыйләҗев. Карт, үз күңеленең иң тирән чоңгылларына төшеп, бу галәмәт күренешнең серле хасиятләрен ачыклап тормады, Ходай мәрхәмәте белән эләккән балыкны сулы чиләгенә салып, кармакларына яңа җим эләргә тотынды. Г.Гыйльманов |