ХАСИ’Л ИТҮ ф. Барлыкка китерү, оештыру, булдыру; тәшкил итү. Аларның кайберләре түбәндәгеләр: Шалтырама чишмәсе Чуаш Иле суын хасил итә, Шайтанлы бай чишмәсе Шалтырама суына килеп кушыла. Х.Садри. Җылы булу фарыз түгел, фарыз түгел. Якты аша Җылылыкны күрсәтә алсам, Канәгатьлек хасил итәр Минем күңел. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә