ХАСИЛ и. гар. 1. иск. Нәтиҗә. Хасил: татар шигыре мәйданында Тукаев исә, тасвирымыз мәйданында иң гали ноктада Гаяз әфәндедер. Г.Ибраһимов 2. хәб. функ. Барлыкка килү, бар булу, тормышка ашу; гыйбарәт. Яр тулысынча ак ташлардан хасил, шуңадырмы, елга өсте учак яккан шикелле гел яктырып тора. В.Имамов. Нурдан хасил ул нәфис зат кул җитмәс, юк, күз карашы, уй көче җитмәстәй биеклектә, аның бер күз сирпүе сине парә-парә өзгәли, аның бер елмаюы сине лачын итеп күккә чөя, балдан татлы тавышы сине мәңгелеккә әсир итә... Д.Булатова |