ХАС с. гар. 1. Кемдә яки нәрсәдә була торган, кем яки нәрсә өчен характерлы. Берсеннән-берсе риза булып, яратышып, яшьлеккә генә хас ваемсызлык, куаныч белән, юктан да тәм, ямь табып яшәделәр. А.Гыйләҗев. Мин-минлекне, һавалануны белми торган кешеләргә генә хас булганча, кирәксә-кирәкмәсә дә гел елмаеп тора. В.Имамов

2. кис. мәгъ. 1) Махсус, атап. [ Галиәкбәр:] Хас синең өчен заказ биреп эшләттем. «Казан» торты, – диде, карлыгып киткән тавыш белән. А.Расих. Хас аның өчен билгеләнгән аерым бүлмә дә бар иде. З.Рәсүлева

2) сөйл. Нәкъ, төп-төгәл; ачыктан-ачык. – Башыңа яулык ябынып, төрепкә дә капсаң, хас минем анай буласың, диде Изерге. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә