ХАРЧЕ’ВНЯ и. рус 1) иск. Арзанлы кабак, трактир. Без харчевня хуҗасын чакырып алдык та, нигә аларны кыйныйлар, әйбер урлаганнармы, дип сорадык. Т.Гыйззәт. Бер дә булмаса харчевняга барып эчәрмен. Г.Камал

2) Гади һәм арзанлы кабымлыклар, ризыклар тәкъдим ителә торган ашханә, кафе. Кеп-кечкенә авылда соңрак өч харчевня, ике кабак ачылу да шушы станциягә, юл йөрүчеләрнең күплегенә бәйледер. Р.Шәрәфиев. Мирсәет пошаманга төште: әңгәмәдәше үз-үзен белмәс хәлгә якынлаша, бөтен харчевняны яңгыратып кычкырып сөйләшә. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә