ХА’РТИЯ и. гр. 1) Нәрсә дә булса язылган пергамент, папирус бите, язу кәгазе; гомумән борынгы кулъязма, документ // Урта гасырларда: нинди дә булса хокуклар, ирек бирә һәм шуны раслый торган документ, грамота

2) Иҗтимагый-сәяси әһәмияте булган документ, декларация; килешү, шартнамә. Әгәр ул Хартия гамәлгә керсә, без телләрне халыкара таләпләр, Европа стандартлары буенча үстерергә тиеш булачакбыз. Р.Вәлиев. Хартия проектын тикшерү барышында аның текстына башка сайтлардан материалларны күчереп алганда авторлык хокуклары турындагы закон үтәлергә тиешлеге турындагы пункт өстәлгән иде. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә