ХАРИЗМА’ТИК с. 1) Харизмасы булган, харизмалы. Безнеке кебек шактый таркау, үз-үзен ихтирам итеп бетермәгән милләтне бары тик лидер – абруйлы, фидакяр, харизматик шәхес кенә берләштерә, күтәрә, коткара алачак, миңа калса. Н.Шәрифуллин. Ә президент имиджына туры килү-килмәвенә нәтиҗә ясасак, Рөстәм Миңнеханов сәясәт өлкәсендәге Америка белгече Д.Уитнцер язган кысаларга туры килә: ул – харизматик, хәрәкәтчән, җитез, эчкерсез, нык һәм үз-үзенә ышана торган шәхес. Татар заманы 2) Харизмага бәйле; харизмага нигезләнгән. Идарәнең харизматик тибы – соңгы берничә дистә елда гына өйрәнелә башланган өлкә. А.Шәйхуллов |