ХАРИ’ЗМА и. гр. 1) Кешенең үзенә карату, тартып тору, җәлеп итү, магнетизм сәләте. Харизмага ия шәхеснең гәүдәсе яки йөзе дә балкый, ягъни нур сибә, ул эчтән яктыра. А.Шәйхуллов. Динарда эчке бер харизма бар, ул – үзенә җәлеп итә торган, итагатьле егет. Көмеш кыңгырау 2) Талантлы, зур уңышка ирешкән, дәрәҗәле кешеләрнең башкаларны үзенә карата, сокландыра, ихтыярына буйсындыра белүенә нигезләнгән зур авторитеты. Харизма, җылылык, тавыш – барысы да бар Салаватта. Сөембикә. Шуңа игътибар иттем: спортчыларның, бию хәрәкәтләрен дөрес башкарудан тыш, башкалардан аерылып торган костюм, макияж һәм харизма булуы да шарт. Шәһри Казан 3) сөйл. кимс. ялг. Әрсезлек, башкаларга ошар өчен махсус тырышып кылану, артистлану, билгеле бер үзенчәлеге белән җәлеп итәргә тырышу күренеше. Бүген маймыллану – шамакайлану (заманча тел белән әйткәндә – харизма) алдан йөри. Г.Җәлилова. Әллә анда әрсезлеге – харизмасы булган һәркем менә аламы? Шәһри Казан |