ХАРА’П ИТҮ ф. 1) Вату, җимерү, юкка чыгару, хәрабә хәленә төшерү. Монда Атлантиданы харап иткән бер көнлек һәлакәткә мөрәҗәгать итүнең кирәге юк. А.Тимергалин 2) Үтерү; һәлак итү. Никадәр гөнаһсыз җаннарны харап иттең... Г.Галиева. Атаңны да шулар харап иткәндер әле, мәрхүмкәемне. Г.Гыйльманов 3) Җәфалау, газаплау, интектереп бетерү. Ә инде олы маллар тарафыннан таптап-сытып харап ителгән колын белән бозауларны санап бетермәле түгел. В.Имамов. Мине дә, үзеңне дә харап итәсең югыйсә. Г.Тарханова 4) Бәхетсезлеккә төшерү, бәла-казага дучар итү. Яңа гына яңгыр явып узган, юл юеш, һәм шул харап итте дә. З.Зәйнуллин. Марусяның бозымы харап итте аны, Марусяның бозымы. Д.Салихов 5) Юкка чыгару, җимерү, бозу (эш, план һ.б.ш.). Бер секунд, бары тик бер секунд кына харап итте бөтен эшне! В.Нуруллин 6) Көчләү, мәсхәрәләү. «Сихерче хатынны куркытабыз гына, куркытып акылга утыртабыз», – дип сүз биргән һәм Майяны харап иткән исерек ирләрне үзе өзгәләп ташларга әзер иде Нәфисә. Г.Гыйльманов. – Кызыңның пешеп килгән чагы, алай-болай харап итеп ташласалар, гаепне үзеңнән эзлә, – дидем. А.Әхмәтгалиева |