ХАРА’П БУЛУ ф. 1) Җимерелү, бозылу, яраксыз хәлгә килү, юкка чыгу, ишелү (бина, корылма, машина һ.б.ш.). Юлда нәрсәдер килеп чыгып, барысы да харап була – челпәрәмә килеп вакланып бетә. К.Җәмит 2) Бәхетсезлеккә юлыгу, бәла-казага тару, берәр күңелсезлеккә дучар булу, начар хәлгә очрау. Харап булдык бар малны юк итеп, Хәерчегә кердек әҗәткә... А.Хәлим. Соңарганчы, харап булганчы, безгә бу аланнан һич кичекмичә качарга кирәк. А.Хәсәнов 3) Һәлак булу; үлү. Илең өчен түгел, кемнәр өчен Харап булып кайттың табутта? И.Юзеев. Юк, бу югалту сугышта харап булган бихисап солдатларның берсе үлеме генә түгел иде, ә халкыбыз – татар халкы – үзенең иң асыл, садә күңелле улын, кабатланмас шәхесен югалтты. З.Мурсиев 4) Тормышка ашмау, челпәрәмә килү (эш, план һ.б.). Бруно шулай диде, ә үзе, әгәр, хәзер алып кил, дисә, бөтен эшнең харап булуы турында уйлап алды. Г.Әпсәләмов. Замполитка яисә секретлар бүлегеннән берәрсенә җиткерсәләр – эш харап булачак. Р.Мөхәммәдиев |