ХАРАП с. гар. 1. 1) Куркыныч, коточкыч, бик начар. Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба: Аһ, харап эш! Су анасы да минем арттан чаба. Г.Тукай

2) сөйл. Сыйфатлар янында килеп, артыклык дәрәҗәсен белдерә: бик яман. Ияргә мен дисә, туган аталарын да танырга теләмичә, харап эре булып кыланалар. В.Имамов. – Рәхмәт, инәкәй! – дип, әнинең кайтып кергәне ишетелеп кала, «мунча харап шәп булган, әби, йөз яшә» дип, әти кайта. Д.Булатова

2. рәв. мәгъ. сөйл. Бик, искиткеч; бик каты, бик нык. Карабодай быел тирә-якта бик харап уңды. Г.Ибраһимов

3. ы. сөйл. Бераз үпкәләү, гаҗәпләнү, киная яки ис китмәүне, иронияне белдерә. – Харап, бер шалкан, бер өшегән бәрәңге әҗәл даруы санала икән, – диде Гайнан, бөтенләй гамьсез кеше кебек. Г.Әпсәләмов. Гыйльми түти, аңа суларга да ирек бирмичә, яңадан элеп алып китте: Харап икән!.. Уйныйлар да җырлыйлар икән! Шуның өчен дә яшьләр ич алар! Г.Бәширов

4. хәб. функ. Куркыныч, коточкыч, бик начар; җимергеч. Эләктерә калса, эш харап! А.Хәсәнов. Артык тавышланмыйча гына (укытучылар сизсә харап!) мин уйныйм, тегеләр җырлый башлады. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә