ХАРАМ и. гар. 1. дини Дин тарафыннан катгый тыелган, үтәлгәне, эшләнгәне өчен җәзага тартылу тиеш булган, инкяр ителгәне өчен диннән чыгара торган эш, гамәл һ.б. [Гасыйм Саләхов] Харамга кермәгән, ялтыравыклы әйберләргә кызыкмаган, алгы планга чәчрәп чыкмаган. Ф.Галимуллин. Вәгъдәңне боздың икән, димәк, харамга таба атлап киттең дигән сүз була, һәм, китапларда шулай күрсәтелер, харам эшләгән кеше тәмуг утында яначак. Ф.Яхин

2. с. мәгъ. дини 1) Дин тарафыннан катгый тыелган, хәләл булмаган. Харам юл белән кергән мал мантымый. Р.Батулла. Димәк, аның бу харам эше эзсез, шома гына узды. Р.Мулланурова

2) күч. Канунсыз, рөхсәт ителмәгән юллар белән табылган, кулга төшерелгән. Моның өчен алдау һәм талау юлы белән хосусый кулларга күчкән ил байлыгын, читкә озатылган харам акчаларны кире дәүләткә кайтару мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Ә.Еники. Харам малның очы барыбер төртеп чыгасын уйламыйсыз... М.Маликова

3. рәв. мәгъ. Алдашып, ялган белән; хакы булмыйча, хаксыз рәвештә; тыелган булып. Бер денсезе, ялган вәгазь сөйләп, Кеше ризыгын харам ашады. М.Шиһапов. Әмма шәригатьтә бу мәсьәлә катлаулылардан санала: нәселдә бер-берсенә никахта харам саналып, сөт карендәшлек сәбәпле дә кешеләр үзара хәрәм булалар, әмма кайбер нәселләрдә катнашуда хәрәм саналса да, ризык аркасында гына хәрәм дә саналмаска мөмкиннәр. Ф.Яхин. Кемгәдер ул харам күренә... Ф.Дәүләтгәрәева

4. хәб. функ. 1) Дин тарафыннан тыелу хәле. Дуңгыз ите – аларда борын-борыннан көндәлек милли ризык, ә ат ят хайван, шуңа күрә ите дә харам. З.Мифтахов. Аның бу фикере «кыз балаларга гыйлем өйрәтү – харам» дип лаф оручыларга җавап булып яңгырый. Т.Биктимерова

2) «Артык», «тиеш түгел», «килешми» дигән мәгънәдә. Андыйларга Кеше дигән исем харам. Н.Сафина. Сине ятларга бирсәм, Сөләйман малае исеме харам миңа! Н.Гыйматдинова

Харам ашау Хакы булмый торып нинди дә булса акчаны тоту, ниндидер малдан файдалану. Бәндәләр харам ашаудан, ятим өлешен алудан тыелмый, оят белми. Р.Мулланурова. Харам ашап, яңа гөнаһлар өстисе юк. Д.Йосыпова. Харам булсын «Яхшылыгын күрмәсен, файдасы тимәсен» мәгънәсендәге бәддога сүзе. Алар – көйсез кияүләр – бер генә җире ошамаса, бер нәрсәгә кәефләре китсә, хәзер киреләнәләр, бер тиенем харам булсын дип, тәртә җимереп качарга торалар. Г.Ибраһимов. Әгәр бүген дә бармасам, нәселем корысын, әткәм кушкан Сәгыйть исеме миңа харам булсын! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә