ХАРА’КТЕРЛЫ с. 1. 1) Үзенчәлекле, үзенә бер төрле, башкалардан аерылып торган, үзенә хас аерым сыйфатлары булган. Нурия күп уйный һәм күбрәк характерлы рольләрдә чыгыш ясый. Д.Гыймранова. Тик аларны таный белергә, иң характерлы, гыйбрәтле якларын тотып, җәмгыятьнең алга барышына комачаулаучы көч икәнлекләрен фаш итеп, көлдерә белергә кирәк. Р.Фәйзуллин

2) Кемнең яки нәрсәнең дә булса үзенә генә хас булган. Чөнки ул чакта, фашизмны җиңү өчен, һәр халыкның үз арасыннан чыккан, шул халыкның характерлы сыйфатларын яхшы белгән командирлар кирәк иде. Ф.Яруллин. Үзаң ул – үз шәхесеңнең асылын, үзеңнең характерлы сыйфатларыңны, тормыштагы, җәмгыятьтәге үз ролеңне ачык аңлау хәле. Ф.Зариф

2. хәб. функ. Үзенчәлекле булу. Шунысы характерлы, татар театрында андый әсәрләр зур уңыш казана. А.Әхмәдуллин. Бу дәвер – Ш.Камалның зур иҗади активлыгы белән характерлы. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә