ХАРА’КТЕРЛАУ ф. 1) Кемнең яки нәрсәнең дә булса үзенә генә хас билгеләрен, үзенчәлекләрен, сыйфатларын күрсәтү, характеристика бирү. Бу факт, әлбәттә, Мөнирне уңай яктан характерлый, аның олы җанлы булуын күрсәтә. Ф.Хатыйпов. Шулар арасыннан әдәбият тарихы, тарих материалларына нигезләнеп, чын татар зыялыларын аерып алып характерлый. Фән һәм тел

2) Сурәтләү, тасвирлау. Яки «Кәләпүшче кыз» хикәясендәге Кәримәнең икенче ирен әдип түбәндәгечә характерлый: «Җыйнак кына, сак кына, ашамы-эчеме яхшы гына тереклек итә торган кеше». Г.Зиннәтуллина. «Матур» сыйфаты аша аның тавышын характерлый, йөз матурлыгын «чибәр» сүзе, гомумән тышкы кыяфәтен «күркәм» сүзе аша сурәтли. З.Әхәтова

Характерлап алу Тиз генә характерлау

Характерлап бару Һәрберсен, булган берсен, рәттән барысын да характерлау. Кызларның сәхнәгә чыккан берен Миләүшә гороскоп буенча характерлап барды. Т.Нәҗмиев

Характерлап бетерү Тулысынча характерлау; барысын да характерлау. Нәкъ сезнең хакта әйтелгән кебек, ләкин, никадәр матур яңгырамасын, ул сезне тулысынча характерлап бетерә алмый. Р.Мирхәйдәров

Характерлап бирү Тулысынча, бөтен ягын характерлау. Матур әдәбиятның чагылдыру чараларын характерлап бирегез. К.Гыйззәтов. Бу сүзнең лексик кабатлануы кызның тышкы кыяфәтенә игътибарны юнәлтә, аның психологик халәтен характерлап бирә. Фәнни Татарстан

Характерлап карау Характерларга тырышу, характерларга омтылу. Шигырьнең үзенчәлекле чишелешен характерлап карагыз. Әдәбият

Характерлап китү Бик аз гына яки сөйләм барышында характерлау; тиз арада характерлау

Характерлап тору Гел характерлау, даими характерлау. Бу хәл (хәзерге күзлектән караганда гап-гади таләп) үзе һәм аңа булган реакция шул заман иҗтимагый тормышын характерлап торган бер күренеш иде. Р.Фәйзуллин

Характерлап узу Берәр эш яки сүз барышы уңаеннан характерлау

Характерлап үтү Эш яки сүз уңаеннан характерлау. Директорыбыз аны бик җаваплы административ хезмәткәр буларак характерлап үтте. Кызыл таң

Характерлап чыгу Рәттән барысын да характерлау. Абсатый, бабасы әманәтенчә, һәрберсен кыскача характерлап чыкты. С.Шәрипов

Характерлый башлау Характерларга тотыну. Килеп утыруга ук ул ирен характерлый башлады. Р.Вәлиев

Характерлый төшү Тагын да бераз характерлау. – Әлеге персонажны тагын бераз характерлый төшәргә кирәк булыр, – дип дәвам итте укытучы сүзен. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә