ХАРА’КТЕРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. характерлау. Шуның белән бергә ул шәхес буларак та характерлана. Р.Зарипова. Әлеге образ уңай яктан гына характерланган дияргә дә мөмкин. Н.Юсупова

2) Үзенә генә хас билгеләре булу; нинди дә булса үзенчәлекләре белән аерылып тору. Ә бүгенге көн, бүгенге заман ниндидер бер көчләрнең кеше күңеленең өрфия кебек нечкә оят пәрдәсен ертып, болгап-болгап пычракка атмакчы теләкләре белән характерлана бугай. Б.Рәхимова. Гыйсъянчылык, иң беренче чиратта, яшәеш кануннарына, шул исәптән дин-шәригать кагыйдәләренә, җир тормышындагы гаделсезлекләргә, кешедәге караңгы якларга каршы чыккан бунтарь, гыйсъянчы герой үзәккә куелу белән характерлана. Д.Заһидуллина

Характерлана башлау Характерланырга тотыну. 1950 еллардан башлап, тарихи проза күп тармакларга бүленеп үскән, эчтәлек һәм тема ягыннан киңәя барган әдәби юнәлеш буларак характерлана башлый. З.Шәйхелисламов

Характерланып килү Озак вакыт дәвамында характерлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә