ХАРАКТЕРИ’СТИКА и. гр. 1) Кемгә яки нәрсәгә дә булса хас сыйфатлар, үзенчәлекле яклар турында бәяләмә, тасвирлама. Миркасыйм агага берничә сүз белән генә характеристика бирергә кушсалар, мин: «Аның кулы каты, күңеле йомшак» – дияр идем. Р.Вәлиев // Төрле хәл, күренеш, вакыйга, һ.б. турында әйтелгән (язылган) фикер. – Хатын базарга китте, иртән ашыйсы килмәде, батареяларны начар җылыталар, баш авырта, – дип, ул бер җөмлә белән обстановкага характеристика бирде. М.Мәһдиев 2) Кешенең хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге турында рәсми рәвештә бирелә торган язма бәяләмә. Тегеннән бик шәп характеристика белән кайткан Зәкәрҗанны бер көн эчендә директор иттеләр дә куйдылар. М.Мәһдиев. Аттестатың килгәнче, без монда сиңа хезмәтең турында характеристика язып куярбыз. В.Нуруллин 3) әд. Матур әдәбиятта персонажга бирелә торган тасвирлама, сурәтләү. Моннан да төгәл биография, моннан да төгәл психоанализ, моннан да дөрес характеристика, әлеге адәмнең моннан да төгәл портреты дөньяда булырга мөмкин түгел. Г.Рәхим. – Кайда калган идек әле? – дип сорадым, әдәби геройга характеристика бирү мәсьәләсен дәвам иттерергә теләп. Ф.Яхин 4) тех. Нәрсәнең дә булса техник үзлекләре, сыйфатлары; шул сыйфатлар турындагы язу. Аппаратның характеристикасы инглиз телендә язылган иде. Ф.Абдуллин. Ул иң элек телевизорның техник характеристикасын укып чыкты. Р.Вәлиев |