ХАРА’КТЕР и. гр. 1) Кешенең үз-үзен тотышында чагыла торган аеруча тотрыклы төп психик үзенчәлекләр җыелмасы; холык, табигать. «Һәркемдә характер төрлечә инде ул, аны үзгәртү кыен», дип, үзен юата, уздырып җибәрә. Н.Хәсәнов. Бер бүлмәдә унике кыз: унике характер, унике гамәл. Д.Каюмова

2) Ихтыяр, рухи ныклык; ихтыяр көче. Рәхмәт, энем, синдә дә характер бар икән. Н.Гыйматдинова

3) Предметның, физик яки психик күренешләрнең үзлеге, үзенчәлеге, төп сыйфатлары. Шуңа күрә архитектор тирә-юньнең характерын, тигез яки таулы булуын истә тотып эш итә. Ф.Хатипов. Буяуларның төсе предметларның характерын чагылдырырга тиеш. К.Гыйззәтов

4) Нәрсәнең дә булса эчтәлеге, асылы һәм үзенә генә хас билгеләре, сыйфатлары, үзенчәлекле ягы. Әмма без заман герое хакында уйланганда үткән чорда язылган әсәрләргә мөрәҗәгать итәбез икән, иң беренче чиратта шул чорның үзенә бәя бирә белергә, шул чорның характерын истә тотарга тиешбез. Н.Камал. Бераз кырысрак, кискенрәк стиле әсәрнең характерына, эчтәлегенә туры килеп тора. В.Имамов

5) әд., сәнг. Бер төр кешеләргә хас үзенчәлекләрне гомумиләштереп биргән образ, тип. Ә тулы канлы, катлаулы характер ярдәмендә драматизм тудыру – ул драматургия төренең реализм юлыннан алга хәрәкәт итүен күрсәтә торган яклардан берсе. А.Әхмәдуллин. Бүген ул комедия жанрында тулы канлы характер тудырса, мәзәкчән хәлләрне ихлас чарлавы белән тамашачы күңеленә хуш килсә, иртәгесен социаль драмалардагы геройларны психологик нәфислек кулланып, җан атып уйнавы белән тамашачыны үз артыннан ияртә. Д.Гыймранова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә