ХА’ОС и. гр. 1) Борынгы грек мифологиясендә дөнья яратылганга кадәр вакыт; караңгылык һәм томаннан гыйбарәт оешмаган материя; беренчел дымлы караңгылык. Төрле халыкларның бик борынгы мифларыннан билгеле булганча, кайчандыр Җиһанда гомуми тәртипсезлек – тәүге хаос хөкем сөргән, әле Ай, Кояш, йолдызлар да, Җир, кеше һ.б. да булмаган. Ф.Урманче. Кайбер мифологик күзаллауларда – дөнья илаһи көчкә ия зат тарафыннан, икенче берәүләрендә формасыз хаос һәм караңгылыкның үсеше нәтиҗәсендә яратылган дип уйлана. Мифлар 2) Космогониядә материянең беренчел халәте; нәтиҗәдә аннан бөтен Галәм: йолдызлар, планеталар һәм башка күк җисемнәре барлыкка килгән. Борынгы кеше галәм, хаос, җиһанны тудырган күк алласына буйсына, Тәңре кулында яши. Г.Шәйхиева. Борынгы төркиләр һәм шул исәптән болгарлар карашынча, хаос, ягъни буталчык, тәртипсез башлангычны чагылдырган иксез-чиксез су өермәсеннән дөнья, галәм барлыкка килә, хаос тәртипкә керә, пространство – Җир, Кояш, Ай ярала. Фәнни Татарстан 3) Тәртипсезлек, чуалчыклык, буталчыклык. Күз күреп ияләшмәгән бу күренештә бер карасаң – никадәрле хаос, ташлар чытырманлыгы; икенче карасаң – никадәр камиллек, җир белән күкләр тоташкан симфоник манзара, табигать гармониясе! Р.Низамиев. Һәркем үзе теләгәнчә яши башласа, хаос килеп чыгачак бит. Р.Габделхакова |