ХАНЫМ и. 1) тар. Хан хатынының рәсми титулы һәм аңа мөрәҗәгать итү сүзе 2) Кияүгә чыккан хатын һәм шуңа мөрәҗәгать итү сүзе. Кара аны, Разия ханым, бүген кешеләр алдына чыгасы булма! К.Тинчурин. – Менә шулай, Миңсылу ханым, – диде ул тантана белән, – балаларның кайсын кая җибәрергә икәнен без синнән башка хәл итәрбез. Ф.Яруллин 3) Таныш булмаган өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызны атау һәм шуңа мөрәҗәгать итү сүзе. Ханым дәшмәде, ни уйлагандыр, күз карашы усал, аяусыз иде. А.Гыйләҗев. Гафу итегез, ханым, әгәр хәтерем ялгышмаса, мин сезне кайдадыр күргән кебек тоелгандай итәм. М.Кәбиров |