ХАНТ и. Фин-угор телләре төркеменә кергән телдә сөйләшкән, күпчелеге Ханты-Манси округында яшәгән халык атамасы һәм шул халыкның бер вәкиле. Хәзерге вакытта Төньяк Боз океанына таба Иртеш буйларында хант һәм манси халыклары яши. Ф.Яхин. Болар, чыннан да, геолог Фёдор Чусовитин һәм үзенең хосусыйлаштырылган боланнары белән экспедициягә йөк ташырга ялланган хант кешесе Коля булып чыкты. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә