ХАНЛЫК и. тар. 1) Хан булу, хан дәрәҗәсе. Минем углым ханлык таҗын киде – нигә чыгарасың исәптән? З.Мансуров. Нинди тәхет кабат, нинди ханлык? В.Имамов 2) Хан идарә иткән дәүләт, ил; биләмә. Дөрес, андый егетнең ханлык тәхетен тотуы шарт ителмәсә дә, әмма дә йөрәк тәхетенә менүе һичшиксез сорала иде. Ф.Яхин. [Нурсолтан] Кырык еллап гомерен фида кыла халкына, Мәскәү белән килешеп Тыныч яшәү хакына, Үз ханлыгын дәүләт итеп Саклап калу хакына. С.Әхмәтҗанова 3) Ханлык ( 2 мәгъ.) белән идарә итү, хакимлек; шул хакимлек чоры. Ханлык чорына багышлап тагын бер роман язарга уйласаң, ул исемнәргә яңадан әйләнеп кайтмыйча мөмкин түгел. В.Имамов |