ХАНИС и. гар. иск. Антын бозучы, антында тормаучы; ялганчы. Ашау-эчүемез дә, мулла абзый, шуның кеби: атна буйлап кайнар аш күрмимез, каймак, май, йомырка дигән нәрсәнең ике ел буе төсен күргәнем юк, дип ант итсәм, мулла абзый, ханис булмам. Г.Исхакый. Алтынны да ул, йөздән ким булса алмыйм, дип ант итте, без, аны сынар өчен, туксан тугыз алтын санап алдына ыргыттык, ул аны алып, антына ханис булды. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә