ХАНБИКӘ и. тар. 1) Хатын-кыз хан . Моны ишеткәч, Сөембикә ханбикә болай дип әйткән, ди: – Әгәр татар бәкләренең барчасының авазы бер булса, Казан җиңелмәс иде. Р.Мостафин. Ханбикә, мәсәлән, улы Сәхибгәрәйне күз уңында тотып, Кәбирне үз даирәсенә якынлаштыруны кирәк санады. М.Әмирханов

2) Хан хатыны, ханча. Ханбикә Фатыймага нибары 17 яшь, кияүгә чыкканына өч ел икән. М.Галиев. Казанны алып, берсе хан, икенчесе ханбикә буласы килә, димәк. Ф.Зариф

3) күч. Иң югары дәрәҗәдәге, иң хөрмәтле, танылган, югары үрләр яулаган хатын-кыз. Көрәштән көрәшкә яшәү – Татарымның канында. Гап-гади бер эшче кызы, Спортта ул – ханбикә. С.Әхмәтҗанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә