ХАНӘКӘ I и. фар. тар. 1) Суфи, дәрвишләрнең яшәү урыны, уку, гыйбадәт кылу, зикер кылу өчен шартлары булган бина; тәкия, тәккә. Казан каласы кырындагы дәрвишләр Харәзем суфилары белән элемтәдә торалар, һәр шәһәрдә диярлек ханәкәләре бар, үзләренең мәчетләре. М.Хәбибуллин 2) к. тәкия ( 2 мәгъ.). Ә дөресе аның – ханәкә, ягъни, әйтик, хаҗга, табынырга килүче безнең ише дәрвишләргә җәйге торлау – икенче төрле әйткәндә – дөрбә. Ә.Баян |