ХАН и. кыт. тар. Төрки һәм монгол халыкларында феодаль идарәченең титулы; шул титулга ия булган зат. – Миңа синең антларың да, тузан булуың да кирәкми, Тотыш углан, – диде хан, салкын гына. Н.Фәттах. – Хан җәмәгате булу өчен туган кыз иде Гәүһәршад, әллә нигә ашыкты, диде. М.Әмирханов

◊ Хан заманындагы к. хан заманыннан калган. Югыйсә әнә теш врачлары, сыйфатлы снимок юк, дип зарлана, ә хирургия хан заманындагы кораллар белән эшли, алары да җитәрлек түгел. З.Мурсиев. Хан заманыннан калган Бик иске, күптәнге, әллә кайчангы; борынгы. Кешелеккә кияргә бер матур костюмы бар барын, ләкин ансы да хан заманыннан калган, күптән модасы чыккан иде. Х.Ибраһим. Хан кызы хурл. Үзен башкалардан өстен саный, әллә кемгә куя, иркә, көйсез, эш яратмый торган кызга карата әйтелә. Нәрсә ул анда хан кызы булып, теге кирәк, бу кирәк дип кыланып ята. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә