ХАМЕЛЕО’Н и. гр. 1) зоол. Кәлтәләр отрядыннан эссе якларда агач башларында яши һәм яктылыкка, тирә-юньдәге төсләргә, төрле ярсытучыларга каршы тиресенең төсен үзгәртергә сәләтле кәлтәсыман сөйрәлүче хайван. Хамелеон төсле һәр мизгелгә, шартка җайлашыр, төсен үзгәртү гадәте сизгер. Г.Хөсәенов. Бу отрядка кәлтәләр, агамалар, гекконнар, вараннар, хамелеоннар һәм еланнар керә. Т.Шакирова 2) күч. хурл. Икейөзле, аумакай; урынына, шартына карап яисә үз файдасы өчен карашларын, фикерләрен тиз үзгәртә торган принципсыз кеше. Ул – монафикъ, тыйнак булып кыланырга гына мөмкин, чөнки гадәттән тыш ялганчы, оста артист, хамелеон ул. А.Тимергалин. Аларга яраклашу өчен хамелеон булырга, барысына да: сулларга да, уңнарга да, неформалларга һәм милләтчеләргә дә, либералларга вә радикалларга да ярарга кирәк иде. Р.Мирхәйдәров |