ХАЛЫКЧЫЛЫК и. тар. Халыкчы ( 2 мәгъ.) булу; народниклык. Романда XX гасыр башы Россия яшәешенең катлаулы, күпкырлы сурәте тудырыла: иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләргә дә, милләтчелек, халыкчылык мәсьәләләренә дә, татарлардагы кадим һәм җәдит тартышларына да гомумиләштереп бәя бирелә. Г.Ибраһимов. Бу вакытта бигрәк тә руслардагы халыкчылык (народниклык) хәрәкәте, аның идеологиясе, шул идеологияне уздырган әсәрләр (шул исәптән Тургенев иҗаты) йогынтысында татар әдәбиятында да халык арасында аңлату алып барган разночинец образлары тудырыла. Р.Рахман |