ХАЛЫКЧЫ и. кит. 1) Халык мәнфәгатьләрен яклаучы. Мәгърифәтчеләрдән аеруча Каюм Насыйрины татарларны торгынлыктан уятучы, халыкны үз теленә, тарихына, мәдәниятенә таба юнәлтүче беренче халыкчы дип исәпләргә кирәк. Р.Ганиева. Ибраһимов иҗатында халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче халыкчы образы киң чагылыш таба. З.Сәлахова

2) тар. Народник, народниклык тарафдары. Халыкчы, эсер, эсдек булып, үзара аз-маз бозылышып та алалар. Г.Ибраһимов. --- Гаяз Исхакый яшьлегендә социалист иде һәм гомеренең соңына кадәр халыкчы һәм социаль хокукны яклаучы идеалист бер кеше булып калды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә