ХАЛЫКЧАН с. 1. 1) Халык белән ныклы бәйләнештә булган. Врач профессиясен ул иң тынгысыз, иң халыкчан профессия дип саный иде. Г.Әпсәләмов

2) Халык рухына туры килә торган; киң массалар ярата торган. Бу җәһәттән Илдар Юзине ул еллардагы иң халыкчан шагыйрь дип атап буладыр. Р.Зәйдулла. Әгәр сәнгатькәр үзен халыкның бер өлеше итеп тоя икән, аңа халыкчан булып кылануның кирәге юк. А.Тимергалин

3) Халыкныкы кебек, халыкка туры килә, охшый торган; табигый; гади, үз. Аның үзенә генә хас шигъри күзаллавы, образлар системасы, халыкчан җор үткен теле бар. М.Шабаев. Алтынчәч аңа гади һәм халыкчан, олы мәгънәле һәм бала чакта да, олыгайгач та килешә торган, матур яңгырашлы исем кушар Газизә дип атар. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Халыкка якын рәвештә; аңлаешлы итеп, табигыйга охшатып, гади итеп. Әлбәттә, белгәнне язарга; әлбәттә, үзеңчә, шул ук вакытта кешеләргә дә ирешерлек – халыкчан итеп язарга тиешсең. Р.Фәйзуллин. Халыкчан язам дип, телне фәкыйрьләндерү, түбәнәйтү, ихтыярсыздан базар теленә әверелдерү куркынычы – байтагыбызга уртак кимчелек. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә