ХАЛЫ’КЧА рәв. Халыкта кабул ителгәнчә, халык кебек, халыкта булганча; гади итеп. Мин әнинең бердәнбер баласы һәм юлдашы булганга, ул мине, халыкча әйткәндә, өрмәгән җиргә утыртмый шул дәрәҗәдә якын һәм үз тота иде. Г.Ибраһимов. – Тычкан уты ич бу! диде ул үз-үзенә, төнлә уттай ялтырый торган бу бәләкәй бөҗәкнең халыкча исемен хәтерләде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә