ХАЛЫКЛАШУ ф. 1) Халык арасына киң таралу, халык күңеленә үтеп керү, үзләшеп китү, популярлашу (сүз, тәгъбир, җыр һ.б. тур.). Кайчандыр талантлы шәхес тарафыннан тудырылган берәр образ яки канатлы сүз индивидуаль башлангычтан гомумилеккә күчә, ягъни гомумхалык кулланышына керә, халыклаша. Р.Фәйзуллин. Тулысынча халыклашкан хәлдә үзенең авторына – Сибгат Хәкимгә әйләнеп кайкан «Юксыну»ны, Әхмәт Фәйзинең вафатыннан соң җыр булып калыккан «Умырзая»ны искә төшерик. М.Вәлиев 2) Халыкныкына якынаю, халыкныкы кебек булу; гадиләшү. Мәгълүм булганча, татар совет драматургиясенең теле, бер яктан, шактый чарланды, гадиләште, халыклашты. А.Әхмәдуллин. Аерым алганда, хәзер шагыйрь сүзенең киң массаларга да барып җитүен теләп, шигырь телен халыклаштыруга, шул максатта аны җирле сөйләм теленә якынайтуга да игътибар арта. Ф.Мусин 3) Халык кебек булу, халыкка якынаю, халык арасында күбрәк булу, аларның мәнфәгатьләрен аңлау. Ләкин ул боларга карамый, ул, мин морзалыкны ташлыйм, мин халыклашам, дип хыяллана. Г.Ибраһимов Халыклаша бару Акрынлап халыклашу. Грамматик мәсьәләләрнең шактый тирән тикшерелә баруына, атамаларның камилләшә һәм халыклаша баруына карамастан, бу грамматикаларда әдәби тел тирәсендә барган төрле агымнар көрәше дә киң чагылыш таба, гомумтөрки, төрек теле күренешләре дә урын ала. В.Хаков Халыклаша башлау Халыклашу билгеләре сизелү. Ул иҗат иткән җырлар тиз арада халыклаша башлаган. Р.Вәлиев Халыклашып бетү Тәмам халыклашу. «Раушаниям-бәгырем», «Утыр әле яннарыма», «Тамчылар тамар чаклар», «Күпме күзләр күреп онытылган», «Сөенечкә дисәм» кебек җырлар күптән инде халыклашып бетте, буыннан буынга күчеп, халыкның үз җырларына әверелде. Р.Миңнуллин. Ул җырларның күбесе инде халыклашып беткән, әйтик, «Бала чагым чишмәләре», «Туган як моңы», «Бирешмә кайгыларга» ---. Кызыл таң Халыклашып җитү к. халыклашып бетү. Болары – бар кешегә дә таныш, халыклашып җиткән мәкальләр. В.Хаков Халыклашып китү Кинәт халыклашу; билгеле моменттан алып халыклашу. Халыклашып китү шулдыр – телгә керү. Ш.Галиев. Композиторның беренче әсәрләре үк бик тиз халыклашып китә: демонстрацияләрдә җырлана, концертларда башкарыла, урыс телендә башка милләт тыңлаучыларына да җиткерелә. Т.Әйди |