ХАЛЫ’КАРА с. 1) Төрле дәүләтләр арасындагы сәясәткә, мөнәсәбәтләргә бәйле. Б ез үзебезнең Конституциягә, халыкара кануннарга һәм, ниһаять, Русиянең үз Конституциясенә таянып, үзебезне якларга, хакыбызны дауларга тиешбез. Т.Миңнуллин. Халыкара хәлләр болганчык. Г.Сафин

2) Күп халыклар, милләтләр яки аларның вәкилләре катнашында булган; интернациональ, бәйнәлмиләл. 1944 елда Ялтада һәм 1945 елда Германиядә уздырылган халыкара конференцияләргә генерал Антонов бик җентекләп әзерләнә. З.Зәйнуллин. «Бибинур»ны, Казандагы Мөселман киносы фестиваленә кадәр, Мәскәүгә 32 нче Халыкара кинофестивальгә чакырдылар. Л.Әбүдәрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә