ХАЛЫК и. гар. 1) Кешелек; гомумән кешеләр. Җир шарындагы җиде миллиард халыкның ике миллиардын мөселманнар тәшкил итә. А.Хәлим 2) Нинди дә булса бер илдә, дәүләттә яшәүче кешеләр; әһали. Безнең данлыклы кораллы көчләребез, илебез халкы кешелек дөньясын һәлакәттән алып калды. Т.Гыйззәт. Нишләп илебез халкы надан булсын? Л.Лерон 3) Аерым бер территориаль чикләрдә (шәһәр, район, авыл һ.б.) яшәүче кешеләр. Икенчедән, шәһәр халкы сихәтле су күрсен өчен акча бирергә тиешле кешеләр үзләре күптән инде чишмә суы гына эчә, ташпулатларына бакчаларында хәтта икешәр кое бораулаталар. К.Кәримов. Шуннан соң бөтен авыл халкы, теше сызласа, минем янга килә торган булып китте. Аманулла 4) Милләт; бер милләт кешеләре. Сезнең кебек кеше башка халыкларда булса, әллә кайчан академик итәрләр иде. Г.Әпсәләмов. Татар халкының җир йөзендә башка халыклар белән бер хокукта яшәве өчен көрәш гасырлар буе дәвам итә. Т.Миңнуллин 5) Җәмгыять; җәмәгать. Турысын әйтик: без барыбыз да халык фетнәсеннән куркабыз, чөнки фетнә берәүне дә аямаячак, һәм беренче чиратта – ничәнче тапкыр! – милләтнең иң зыялы кешеләре, иң нәфис чәчәкләре харап булачак... А.Тимергалин 6) Илнең төп хезмәт ияләре массасы. Ә гади халык элек тә күкрәге белән илне саклаган, Алла боерса, хәзер дә теше-тырнагы белән саклар. З.Мәхмүди. Үсеп зур булырга, зур кеше булып, халык бәхете өчен үзенең бөтен көчен бирергә – ул менә шундый теләкләр белән янды. А.Алиш 7) Бер урынга җыелган кешеләр; кешеләр төркеме. Монда да халык аннан җавап көтте кебек, әмма беркем дә берни сорамады. М.Мәһдиев. Ишанның вәгазеннән соң, ишегалдындагы халык шаулаша башлады. З.Зәйнуллин 8) Билгеле бер даирә, төркем, сословие, һөнәр иясе кешеләре. Әгәр дә мәгәр Вагонстрой халкыннан арыслан йөрәкле берәрсе табылып, ике чемоданга салынган нинди киемнең кемнән алынган икәнен күрсәтеп, исемлек төзесә һәм әйбер-кара ияләреннән куллар куйдырса, анда базардан сатып алынган бер генә әйбер дә юклыгы тәгаенләнгән булыр иде. К.Миңлебаев. Укытучы халкыннан мин әлегә беркемне белмим. Н.Фәттах 9) Хөкүмәт тарафыннан иң югары хөрмәт билгесе буларак бирелә торган кайбер мактаулы исемнәрнең бер компоненты. Татарстанның халык артисты Айрат Арсланов шагыйрьнең шигырьләрен йөрәккә үткәреп укыды. Н.Нәҗми. Татар дөньясының каһарман халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, 51 китап авторы Фәнис Яруллин, баш өстенә кулын куеп саубуллашып, Камал театры каршыннан мәңгелек йортка күчте. Г.Галимуллина 10) җый. и. сөйл. Мәхлуклар буларак хайван, кош-корт һ.б.ш. турында. Сания Хәлимне таңга кадәр саклап утырды, аның тирләп чыккан битен сөрткәләде, таңда кояш яктысы белән котыра башлаган чебен халкын якын җибәрмичә куып торды. Г.Гыйльманов. Дөрес, бу авылда кәҗә халкыннан инде башка берәү дә калмаганга, ул үз токымының соңгысы иде. Р.Рахман 11) Терминологик тезмәләрдә «халыкчан», «демократик» мәгънәсен белдерә торган кисәк. Халык демократиясе илләренә ул Францияне һәм Бенилюксны кертеп харап булган. М.Мәһдиев. Анда, гадәттәгечә, Үзәк дәүләт курчак театры адресына җылы сүзләр яңгырый, тамашачылар һәм белгечләр халык демократиясе илләреннән килгән яшь театрларның спектакльләре белән кызыксыналар. Р.Игъламов 12) Кайбер терминологик тезмәләрдә «иҗтимагый», «массакүләм» мәгънәсен белдерә торган кисәк. Әгәр Мухинны чыгармасагыз, мин бу хәл турында Халык фронтына хәбәр итәчәкмен. З.Зәйнуллин |