ХАЛТУ’РАЧЫЛЫК и. сөйл. Халтуралау күренеше. Аның безнең әдәбият өлкәсендәге барышында без богемачылык, елаклык, пессимистлык, ачыктан-ачык халтурачылык («Калфаклылар» кебек) элементларының гаять көчле булуын күреп килә идек. Ф.Галимуллин. Татар җыр сәнгате 80 нче елларга кадәр гел үсештә барып, 90 нчы еллардан халтурачылык, зәвыксызлык чәчәк ата башлау мине таң калдырды. Мәдәни җомга |