ХАЛТУ’РАЛАУ ф. сөйл. 1) Халтура белән шөгыльләнү; шабашка эшләү. Акча кирәк булган чакларда халтураларга да туры килә 2) Өстән-өстән генә эшләү; тиешле дәрәҗәгә җиткермичә эшләү. Драматургиядә ике төр кешеләр җиңә – талантлар һәм халтурачылар. А.Гыйләҗев. Мөтәшагыйрь шигырь сырлаганда Халтуралап, Онытып оятын да, Ник торасың, Иҗат, бусагада, Урыныңмы ишек катында? Р.Әхмәтҗанов |