ХАЛТУ’РА и. лат. сөйл. 1) Өстәмә керем өчен, төп эштән тыш өстәмә эш, шабашка. Ләкин фабриканың директоры, аңа кадәр яшәп килгән тәртипләрне үзгәртмичә, җиңел юл белән генә, сыбызгылар ясап, халтурадан акча туплап, шулар хисабына яңа машиналар – станоклар кую уңышына ирешергә тели, консерваторлык күрсәтә. Т.Гыйззәт. Мин халтура белән шөгыльләнмим, кәсепче дә түгел. Р.Кәрами

2) Җиңел юл белән читтән эшләп алынган керем, эш хакы. Халтура белән шөгыльләнү – чын сәнгатькә хыянәт. М.Әмир. Уңышсыз әсәрләрем бардыр, тик берсе дә халтура өчен язылмады. Т.Миңнуллин

3) Өстән-өстән генә эшләнгән начар сыйфатлы эш. Аларның күбесен кире борырга, чүп савытына ыргытырга, шигырь түгеллекләрен дәлилләргә – халтура белән көрәшергә шулай ук күп көч сарыф итәргә кирәк бит. Р.Миңнуллин. – Кеше, вакытын әрәм итеп, халтура карарга килеп утырмый, шуны истән чыгармагыз, дип, әллә ничә кисәтте үзләрен. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә