ХАЛИС с. гар. кит. 1) Чын, саф; һичнәрсә катнашмаган; табигый, катнашмасыз. Тукайны табигать безгә эшләнмәгән, халис көенчә бирде. Р.Фәтхрахманов. Һәркем укыса аңларга мөмкин халис татар теле берлән язылган. Фәнни Татарстан 2) Чын, эчкерсез, ихлас. Халис булмаган гамәл иң азы мәкруһ булырга тиешле. Р.Фәхретдин. --- актык тамчы каннарыгыз калганчы дошман илә сугышачагыгызга халис күңелемнән ышанамын. Ш.Мөхәммәдев |