ХАЛИКЪ и. гар. «Яратучы», «бар итүче» мәгънәсендә Аллаһы Тәгаләнең эпитеты. Моннан аңлашыла ки, мәкальнең элеккерәк текстында сүз халык (народ) түгел, ә халикъ (яратучы, бар кылучы, ягъни Аллаһы) турында бара икән. Х.Мәхмүтов. «Бар итү» төшенчәсе Коръәндә күпчелек гарәп телендәге «халикъ» тамыры аша гәүдәләндерелә. Д.Абдуллина |