ХАЛИ хәб. гар. 1) Азат (нәрсәдән дә булса). Адәми зат ялгышлардан хали түгел, Рәхмәтеңнән ташлый күрмә, читкә какма. Т.Миңнуллин. Безнеңчә, Аллаһ олыгаю, картаю, искерү кебек сыйфатлардан хали, аның өчен вакыт дигән нәрсә юк, кичәге, бүгенге һәм иртәгесе көннәр аңарда бер мизгел булып, бергә оешып яшиләр. А.Тимергалин

2) Мәхрүм, буш. --- [адәм] мәгърифәттән хали вә буш; золым вә хатасы күп булыр, уңга-суңга күп карар. К.Насыйри. Кунаклар килү файдадан хали булмады. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә