ХАЛӘТ и. гар. 1) Хис-кичерешләргә яисә төрле тәэсирләргә бәйле хәл, кәеф, тойгы, рәвеш. Бу халәт аның йөзенә үк чыккан иде кебек. М.Хәсәнов. Бу әйтеп-аңлатып биралмаслык ләззәт, бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык якты бер халәт иде. М.Кәбиров 2) Нинди дә булса күренеш; торыш. Шундый татлы, Ләззәтле бер халәт тирәмдә: Яр читендә сары каз бәпкәсе Борынын төрткән яшел чирәмгә... Р.Вәлиева. Шуннан соң сурәтләнгән матурлык табигатьнең тынлыгы тудырган гаҗәеп бер халәт итеп күрсәтелә. Д.Заһидуллина 3) ялг. Торыш, поза, хәл. Мин беләм, мин күз алдына китерәм: Садыйка түтинең һәм әнинең буш булган сул һәм уң куллары исә түбәндә, кайчыларын кысып тоткан халәттә, караңгылыкны сөзеп, алга баралар... А.Хәлим. Ашыга-кабалана чишенү бүлмәсенә узды да, эскәмиягә утырып, чәчәкләрне янәшәсенә куйды һәм аяк киемен салырга дип иелгән халәтендә катып калды: нәкъ шул минутта ишек төбендә кызларның чырык-чырык сөйләшкәне ишетелде. А.Әхмәтгалиева |