ХАЛАТ и. гар. 1) Азиядәге кайбер халыкларның төймәләмичә генә кия торган җилән сыман өске киеме; чапан. Аны башына дүрт кырлы үзбәк түбәтәе, өстенә буй-буй халат кигән ак сакаллы бер бабай китерә. Р.Габделхакова

2) Кием өстеннән киелә, гадәттә алдан эләктерелә һәм форма булып санала торган махсус эш киеме. Пальто өстеннән ак халат кигән бер апа студентка охшаган бер егет белән Искәндәрнең ярасын юдылар да башын бинт белән бәйләделәр. М.Мәһдиев. Шулвакыт кухня ягыннан ак халат кигән юантык гәүдәле Юныс Әхмәтҗанов чыгып, безне авыр хатирәләр ташкыныннан йолып калды: – Исәнмесез, мөхтәрәм кардәшләр! А.Тимергалин

3) Төрле материалдан тегелә торган, күлмәккә охшаш, әмма каптырмалары, эләктергечләре булган көндәлек өй киеме. Өстенә гади халат кигән, кара чәчләрен баш өстенә җыеп куйган бу аксыл йөзле ябык хатын илленче елларда төшерелгән кинолардагы тыйнак ханымнарны хәтерләтә иде. Р.Габделхакова. Хәмзә яңа гына эштән кайтып, юынып кына чыккан икән әле, өстендә йомшак халат, йөзе кызарып, эсселек бөркеп тора. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә